Улица мокрых лапок: как дети придумали подводный город на набережной озера Кабан
04.07.2025, 15:00
Поделиться:
Этим летом на набережной озера Кабан появился особый уголок фантазии — «Улица мокрых лапок». Это коллективный детский проект, где ребята в возрасте от 8 до 10 лет придумывали персонажей таинственного подводного города.
Волшебный город полон жизни и неожиданных персонажей: здесь живет художник Раний Просыпайка, рыбка-директор Булька, охранник-кот Мурка, король Сундук и еще множество необычных существ с мокрыми лапками. Все эти и другие жители совсем скоро выйдут погулять на берег — их можно будет встретить на прогулке вдоль озера Кабан.
Проект курировала Зульфия Илькаева — художник и куратор культурной площадки «Дебаркадер-30» в Набережных Челнах. Под ее руководством дети не просто рисовали, а учились придумывать характеры, истории и целые миры.
Бу җәй Кабан күле буенда «Юеш тшпиләр урамы» дип аталган фантазия почмагы барлыкка килде. Аның кысаларында яшь авторлар Кабан асты шәһәрчегенең яшәүчеләрен уйлап чыгарды.
Әлеге шәһәр серле урамнар һәм юеш тәпиле җан ияләре белән тулы: монда рәссам Раний Просыпайка, директор-балык Булька, сакчы песи Мурка, Сундук патша һәм башкалар. Бик тиздән әлеге персонажлар күл буена йөрергә чыгачак һәм аларны Кабанны ураганда (аеруча яңа балалар мәйданчыгына игътибар итегез!) очратып булачак.
Проект рәссам һәм Яр Чаллыдагы «Дебаркадер-30» мәдәни мәйданчыгы кураторы Зөлфия Илкәева белән берлектә эшләнде. Аның җитәкчелеге белән балалар эскизлар гына түгел, ә холыклар, тарихлар һәм дөньялар уйлап чыгарырга өйрәнде.
Мы попросили детей рассказать немного про своих персонажей, а также ответить на вопрос: что бы надел их герой в театр? Делимся ответами участников.
Быстров Платон — Ложная Чомга
«Это Ложная Чомга. Ложная потому что это не Чомга на самом деле, он наоборот ест чомг. У него две головы, одна под водой, вторая на воздухе. Он главный злодей подводного города, он пытается украсть сокровища Кабана. А еще он работает на подводном заводе. Если бы он пошел в театр, то он бы надел кепку и футболку Найк.
Бу – Ложная Чомга. Ни өчен Ялганлы, чөнки ул чынлыкта Чомга түгел, ә киресенчә, үзе аларны ашый. Аның ике башы бар: берсе – су астында, берсе – һавада. Ул су асты шәһәренең төп явызы, Кабан күле хәзинәләр урларга тели. Өстәвенә, ул су асты заводында эшли. Театрга барырга җыенса, кепка һәм Найк футболкасын кияр иде.»

Валеева Милли — рыбка-директор Булька
«Это рыбка Булька, он директор школы. Летом он в отпуске, поэтому часто ходит в театр. Туда он надевает костюмчик с сердечком, специальную одежду на ручки.
Бу балык – Булька, мәктәп директоры. Җәен ул ялда, шуңа театрга еш йөри. Анда йөрәкле костюм кия, ә куллар өчен махсус киеме бар.»

Гайнуллин Амир — утка на турнике по имени Утка
«Это утка-спортсмен. Он много ходит на тренировки. Под турником у него находится бассейн, чтобы после подтягиваний он сразу нырял. У него есть тренер и помощники. Он хочет быть всегда здоровым. В театр он не знает в чем бы пошел, зато он может сказать, в чем он спит: у него есть пижама и повязка для глаз.
Бу спортчы-үрдәк. Ул тренировкаларга еш йөри. Хәрәкәт ясаганнан соң туры суга сикерер өчен, турнигы астында бассейны бар. Тренеры һәм ярдәмчеләре дә бар үзенең. Ул һәрвакыт сәламәт булырга тели. Театрга нәрсә киеп баруын белми, ләкин аның нәрсәдән йоклавын әйтеп була: аның пижамасы һәм күз бәйләгече бар.»

Гизатов Васил — рыбка Ball
«Рыбка Ball очень добрая рыба, она не любит, когда загрязняют озеро Кабан, естественно она живет в озере Кабан. Она питается водорослями и любит играть в футбол. Она дружит с утками. Футбольные ворота, где она играет футбол с другими рыбами, одновременно еще и сундук, где находятся сокровища.
Рыбка Ball бик мәрхәмәтле балык, ул Кабан күлен пычратканны ошатмый, үзе дә шунда яши. Ул суүсемнәре белән туклана һәм футбол уйнарга ярата. Үрдәкләр белән дус. Ә Рыбка Ball башка балыклар белән бергә футбол уйный торган туп капкасы – хәзинәләр саклана торган сандык та әле.»
.jpg)
Гилязетдинова Миа — художник Раний Просыпайка
«Это Раний Просыпайка, он танцует и рисует. Он питается морскими цветами красного цвета (они со вкусом арбуза). В театре он не просто зритель, он ведущий, специально туда он надел татарские брюки на иголки.
Раний Просыпайка бии һәм рәсем ясый. Ул кызыл төстәге су чәчәкләре (алар карбыз тәмендә) белән туклана. Театрда ул тамашачы гына түгел, ә алып баручыда. Ул анда махсус энәдән татар чалбары киеп бара.»

Драгони Мия — иголка Шип и король Сундук
«Это Шип, он охранник-иголка. Он охраняет слиток золота, который подарил ему Сундучок. Сундук — король. Сундук и Шип любят смотреть оперу.
Шип – сакчы-эчә. Ул аңа Сундук бүләк иткән алтынны саклый. Сундук – патша. Сундук һәм Шип опера карарга яраталар.»

Елисеева Полина — музыканты Мириам и Джонто
«Это Мириам и Джонто. Они музыканты и актеры, в спектакле Мириам играет принцессу в пышном платье и татарских сережках. Джонто в театре носит шляпу и костюм. Джонто — друг Мириам. Они любят играть на флейте, органе и скрипке.
Мириам һәм Джонто – музыкантлар һәм актерлар. Мириам спектакльдә киң күлмәкле һәм татар алкалары кигән патшабикәне уйный. Джонто театрда эшләпә һәм костюм кия. Джонто – Мириамның дусты. Алар флейта, орган һәм скрипкада уйнарга ярата.»
.jpg)
Замалутдинова Ариана — защитница Кабана Арина
«Это Арина. Она охраняет природу Кабана. Она с мизинчик, очень маленькая. Она все охраняет: и детей, и природу, и всех, кто на Кабане. У нее есть крылья и красивая юбка.
Арина Кабан табигатен саклый. Ул чәнти бармак буе гына, бик кечкенә. Ул бөтен әйберне саклый: балаларны да, табигатьне дә, кыскасы, Кабандагы барысын. Аның канатлары һәм матур итәге бар.»

Зиганшина Марьям — почетный гражданин Васяся
«Это Васяся, он работает почетным гражданином. Он ходит по улицам, восхищается своим городом, влюбляет в него других. Все восхищаются Васясей. Он пошел на кастинг актеров в театр, туда он надел костюм рыцаря, который спасает принцесс. Он родился почетным гражданином, потому что его папа был почетным гражданином, и папа его папы тоже был почетным гражданином. Он не очень хочет работать, ему дают деньги просто так.
Васяся – мактаулы гражданин булып эшли. Ул урам буйлап йөри, шәһәренә соклана һәм башкаларны да аңа гашыйк итә. Васяся белән барысы да соклана. Ул театрга актерлар кастингына барды, анда принцессаларны саклый торган рыцарь костюмын киде. Аның әтисе мактаулы гражданин булган, шуңа Васяся да мактаулы гражданин булып туган. Аның артык эшлисе килми, акчаны аңа болай гына түлиләр.»
.jpg)
Мурадымова Диляра — охранник Мурка
«Мурка работает охранником. Она питается водорослями, у нее есть друг Виня. Она охраняет Кабан. Когда Мурка идет в театр, ее на работе заменяет Виня, которому она передает ключ от сейфа. В театр она надевает красивое платье с бантиком-бабочкой и тюбетейкой.
Мурка сакчы булып эшли. Ул суүсемнәре ашый, Виня исемле дусты бар. Ул Кабанны саклый. Мурка театрга киткәндә, аны сакта Виня алыштыра – ул аңа сейф ачкычын тапшыра. Ә театрга ул бантиклы-бабочкалы матур күлмәк һәм түбәтәй киеп бара.»

Пугачев Матвей — утка-тренер Чак-Чак
«Утка Чак-Чак, у него есть друзья Чупик, Бим, Бум, Тик-Так, Дим, Шип, Кап. Чак-Чак – тренер, учит друзей кататься на лодке. В театр он обычно надевает бантик.
Үрдәк Чак-Чак, аның Чупик, Бим, бум, Тик-Так, Дим, Шип, Кап исемле дуслары бар. Чак-Чак – тренер, дусларын көймәдә йөзәргә өйрәтә. Театрга, гадәттә, ул бантик тага.»

Пугачев Савелий — рыба-охранник Емеля
«Это рыба Емеля, у него есть семья: жена Рина и дети Бим и Ванюшка. Емеля охраняет золото. В театр он надевает корону (он король семьи) и бабочку.
Балык Емеляның гаиләсе бар: хатыны Рина һәм балалары Бим белән Ванюшка. Емеля алтынны саклый. Театрга ул таҗ (ул гаилә патшасы) һәм бабочка тага.»

Негмадянова Карина — охранник-кот Карне
«Это наполовину кот, наполовину русалка. Он охраняет ханские сокровища на дне озера. Он любит спать, как все коты. Это не мешает ему работать охранником, потому что коты чутко спят, они могут за километр услышать шаги. Он любит смотреть, как сыпется корм, он хотел бы, чтобы в новом театре был такой спектакль.
Карне яртылаш – песи, яртылаш – русалка. Ул күл төбендәге хан хәзинәләрен саклый. Ул бөтен песиләр кебек йокларга ярата. Ләкин бу аңа сакчы булып эшләргә комачауламый, чөнки песиләр сизгер йоклый, алар бер чакрым ераклыктан адымнарны ишетә. Ул корм сибелгәнен карарга ярата, шуңа яңа театрда да шундый спектакль булуын теләр иде.»

Тазеева Ясмин — птичка Ярло
«Это птичка Ярло. Он любит собирать ягоды, особенно подводные вишни. Ягоды он съедает или продает на ярмарке. Ярло боится злодеев, любит учиться и любит нырять. Он живет в плавучем гнезде. В театр Ярло надевает шорты и шарфик, с собой берет вишню, чтобы не проголодаться.
Кош Ярло җиләкләр җыярга ярата, аеруча су асты чияләрен. Җиләкләрне ул ашый, яки ярминкәдә сата. Ярло явызлардан курка, укырга һәм суга чумарга ярата. Ул йөзә торган ояда яши. Театрга Ярло шорты һәм шарф кия, үзе белән ач калмаска дип, чия дә ала.»

Яруллина Хаят — голубь-повар Шапо
«Это повар рыб, его зовут Шапо. Он живет в тазике с рыбками около лодок, он любит кататься на лодке. Если бы Шапо пошел в театр, то он бы надел рубашку, галстук, шляпу, бантик, накидку на крыло, туфли черные, расческу, если вдруг испортится прическа, пока он едет. У Шапо есть хозяйка Кама, она работает художником и создает рыб. Кама живет в ракушке, она любит рисовать.
Шапо – балыклар повары. Ул көймәләр янында балыклар белән бергә тазда яши, үзе дә көймәдә йөрергә ярата. Әгәр дә Шапо театрга барса, ул күлмәк, галстук, эшләпә, бантик, канатларына япма, кара туфли, тарак (прическасы бозылса) алыр иде. Шапоның Кама исемле хуҗасы бар, ул рәссам булып эшли һәм балыклар ясый. Кама ракушкада яши, рәсем ясарга ярата.»

Такие удивительные и интересные персонажи получились у участников проекта. В скором времени персонпжей можно будет увидеть на набережной озера Кабан в качестве арт-объектов!