Трибьют Ильхаму Шакирову: трек-лист концерта

04.09.2025, 17:50

Поделиться:

Привет! Чтобы вам было удобно подпевать любимым композициям на трибьюте Ильхаму Шакирову, мы собрали все тексты песен из трек-листа концерта в одном месте.

Ай, әле бик еракта идек без,
Җитмеш чакрым җирдән килдек без.
Ак калфакның табылган чагы,
Ак калфакның табылган чагы,
Туганнарның сагынган чагы.

Җитмеш чакрым — якын җир түгел,
Бер күрешер өчен килдек без.
Ак калфакның табылган чагы,
Ак калфакның табылган чагы,
Туганнарның сагынган чагы.

Керфекләрең нигә кара,
Күзләрең дә кара булмагач?
Яшь йөрәккә нигә утлар салдың,
Ялкынында үзең янмагач?
Яшь йөрәккә нигә утлар салдың,
Ялкынында үзең янмагач?

Ай да карый миңа моңсу гына,
Белгән кебек минем уемны.
Кем теләми сөйгән яры белән
Гомерлеккә бергә булуны?
Кем теләми сөйгән яры белән
Гомерлеккә бергә булуны?

Керфекләрең нигә кара булган,
Күзләрең дә кара булмагач?
Сөям, диеп, нигә кулың бирдең,
Гомерлеккә бергә булмагач?

Сөям, диеп, нигә кулың бирдең,
Гомерлеккә бергә булмагач?


Ай былбылым, вай былбылым
Агыйделнең камышы;
Ай былбылым, вай былбылым
Агыйделнең камышы;
Таң алдыннан чут-чут килә
Сандугачлар тавышы.
Таң алдыннан чут-чут килә
Сандугачлар тавышы.

Ай былбылым, вай былбылым
Кунып сайрый талларга;
Ай былбылым, вай былбылым
Кунып сайрый талларга;
Синең хакта серләремне
Сөйлим сандугачларга.
Синең хакта серләремне
Сөйлим сандугачларга.

Ник бу кадәр
Сыгыла камыш
Ник сылкылдый тавышы
Әллә шунда
Бер кыз җырлый
Тынмый йөрәк сагышы
Әллә шунда
Бер кыз җырлый
Тынмый йөрәк сагышы.

Ай былбылым, вай былбылым,
Агыйделдә таң ата;
Ай былбылым, вай былбылым,
Агыйделдә таң ата;
Таңнар ата, өзелә үзәк,
Җырлата да елата.
Таңнар ата, өзелә үзәк,
Җырлата да елата.


Сандугач, сандугач.
Китмә, китмә, сандугач!
Канатларын талдырып,
Туган җирне калдырып
Бездә туып үстең син.
Чык суларын эчтең син.

Сандугач, сандугач!..
Син китәсең, мин калам,
Дусларыма җырлар өчен
Җырыңны отып алам

Сандугач, сандугач.
Китмә, китмә, сандугач!..
Курыкма син кышлардан.
Кал син башка кошлардан.
Саклармын салкын җилдән.
Китмә син туган илдән.

Сандугач, сандугач!..
Син китәсең, мин калам
Дусларыма җырлар өчен
Җырыңны отып алам!


Тыңларсынмы яшьлек хисләремне,
Җырларыма кушып җырласам?
Каршы төшмәссеңме, йөрәгеңне
Мәхәббәтем белән чорнасам?

Кайткан чакта Сарман буйларына
Яннарыңда мәңге калырга,
Кырык эшең ташлап кырык якка,
Чыгарсыңмы каршы алырга?

Ашкынулы йөрәк көтә көн дә
Уртак таңның сызылып атканын.
Яшьлегемне җырга салган чакта
Кушылып җырларсыңмы, аппагым?

Минем белән тормыш сукмагыннан
Риза булырсыңмы үтәргә?
Аерылганда вәгъдә бирерсеңме
Кабат кайтуымны көтәргә?

Кайткан чакта Сарман буйларына
Яннарыңда мәңге калырга,
Кырык эшең ташлап кырык якка,
Чыгарсыңмы каршы алырга?


Күктә йолдыз янып тора,
Көмеш нурлар тамып тора.
Көтәм мин, алтыным,
Сине шундый төндә.
Көтәм мин, юата
Мине син бүген дә.
Күктә йолдыз ярсып тора,
Йөрәгемне чәнчеп тора,
Нигә соң ашкына
Шулай минем йөрәк?
Еракта юлларым
Минем бигрәк ерак.
Нигә соң юатмый
Мине яшел тирәк?
Синең хакта сорыйм гөлдән,
Әкрен генә искән җилдән.
Матур бер җыр ишетәм
Иркәм синең хакта,
Ләкин ул җыр әллә
Кайда, бик еракта…


Моңланып ай нурларында,
Син сазыңны уйнадың;
Нинди кыллар чиртте, бәгърем,
Ул матур, яшь кулларың?

Бакчаның бер почмагында
Мин утырдым, тыңладым;
Тыңладым да мин ирексез
Яшьлегемне уйладым.

Уйладым мин яшьлегемне,
Син сазыңны уйнадың.

Кайгылы күңелем тавында
Яңгырады кылларың.
Яңгыраган шул кылларда…
Бер-бер үтте елларым.

Чыңлаган шул кылларыңдай,
Бер-бер үтте елларым:
Үтте айлар, үтте еллар,
Түзмәдем мин, еладым.

Үтте айлар, үтте еллар,
Син сазыңны уйнадың.

Үткән ул даулы гомерләр,
Кан-көрәштә яңгырап.
Саклаганмын тик күңелдә
Шул көрәшнең моңнарын.

Аһ, терелттең син күңелнең
Бар күмелгән кылларын!

Үтте айлар, үтте еллар
Түзмәдем мин, еладым.
Үтте айлар, үтте еллар
Син сазыңны уйнадың.


Әдрән диңгез, гүзәл диңгез,
Ай, гүзәл диңгез.
Күп яуларны күргән диңгез,
Күргән ул диңгез.
Яу батыры Искәндәргә,
Искәндәргә
Көрәш дәртен биргән диңгез,
Биргән ул диңгез.

Әдрән диңгез, зәңгәр диңгез,
Ай, зәңгәр диңгез.
Култыклары йөз дә сигез,
Ай, йөз дә сигез.
Үзенең батыр улларына,
Улларына
җан дәвасын биргән диңгез,
Биргән ул диңгез.

Әдрән диңгез, даулы диңгез,
Ай даулы ул диңгез.
Тирәләре таулы диңгез,
Ай таулы диңгез.
Хәлен җуйган бөркетләргә,
Бөркетләргә
Шифа бирсен изге диңгез,
Изге ул диңгез. Әй!


Көн аяз, килә яз,
Чәчәккә күмелеп.
Син дә кил, Сәрвиназ,
Шатлыклы көн кебек.

Кил, иркәм, нур сыман
Балкып кил яныма.
Тылсымлы җыр сыман
Шатлык бир җаныма.

Син килсәң, Сәрвиназ,
Күңелемдә тула яз.
Шатлыгым, бәхетем зур,
Хәсрәтем, кайгым аз.

Кичтем мин ут-сулар
Ил тыныч торсын дип.
Күрешүләр, кавышулар
Күңелле булсын дип.


Боз катлавы эрегәч, җир өстенә
Умырзая чыга, карагыз:
Умырзая чыга,
Умырзая калка,
Умырзая суза сабагын.

Умырзая бик тиз үсеп чыга,
Бик аз гына яши тураеп;
Умырзая бик тиз
Башын аска ия,
Умырзая сула моңаеп…

Юк мин яшәр идем җәй буена
Зур чәчәкләр белән җыелып;
Юк, мин үлмәс идем
Умырзая кебек,
Умырзая кебек боегып…


Йолдызлар сүнде, төн узган инде,
Бер йолдыз калды, ул Чулпан иде.
ул Чулпан иде.

Кемне көтәсең таң саен ялгыз,
Әйт әле миңа, син, шаян йолдыз?
— Кемне көтәсең таң саен ялгыз,
Әйт әле миңа, әйт, шаян йолдыз?

Һәм әйтте Чулпан дөньяга сүзен:
— Күрәсем килә кояшның үзен...
кояшның үзен…
— Кемне көтәсең таң саен ялгыз,
Әйт әле миңа, әйт, шаян йолдыз?


Акты ярсып, акты ташып кар сулары,
Шулдыр инде язның ташып ярсулары.
Акты безнең кар өстендә калган эзләр,
Акты елап икәү бергә салган эзләр.
Син — гомер агышларым,

Син — минем сагышларым,
Син — минем шатлык илем,
Югалту, табышларым..
Син — гомер агышларым.

Язлар килә, язлар китә, сулар ага,
Айлар ага, еллар ага, сулар ага.
Айларның да, елларның да, суларның да
Агышыннан эзләр кала, эзләр кала.

Син — гомер агышларым,
Син — минем сагышларым,
Син — минем шатлык илем,
Югалту, табышларым…
Син — гомер агышларым.

Менә инде кырлар гөрләп чәчәк атты,
Жәйге нурлар уйный гөлләр арасында.
Ага сулар, ага айлар, ага еллар,
Сине күрәм айлар, еллар карашында.

Син — гомер агышларым,
Син — минем сагышларым,
Син — минем шатлык илем,
Югалту, табышларым..
Син — гомер агышларым.

Син — гомер агышларым…
Син — гомер агышларым…


Бер генә елмаеп карадың,
Гомергә калдырдың газабын.

Гел елмай, гел кара күзләремә,
Ялкын сал, ук када йөрәгемә.
Җил генә үтмәсен үзәгемә,
Тик өметемне өзмә генә.

Елмаеп биек тау башында,
Торасың кебек син каршымда.

Гел елмай, гел кара күзләремә,
Ялкын сал, ук када йөрәгемә.
Җил генә үтмәсен үзәгемә,
Тик өметемне өзмә генә.

Бер генә елмаеп карадың,
Гомергә калдырдың газабын.

Гел елмай, гел кара күзләремә,
Ялкын сал, ук када йөрәгемә.
Җил генә үтмәсен үзәгемә,
Тик өметемне өзмә генә.


Кәккүк кычкыра сирәк кенә,
Сагынуын сөйләп кенә.
Килсәң иде, иркәм, яныма
Көлемсерәп кенә.

Эзләдем, бәгърем, сине,
Еллар буе тилмереп;
Туймас, ахры, мәңге туймас
Күзләрем сине күреп.

Зәңгәр чишмәләр чылтырап ага,
Нур сибә кояш көлеп;
Алмагачлар ак шәл ябынган,
Иркәм, синең кебек.

Эзләдем, бәгърем, сине,
Еллар буе тилмереп;
Туймас, ахры, мәңге туймас
Күзләрем сине күреп.

Минем юлыма якты нурлар
Алып кил күбрәк итеп;
Исле гөлләр өзеп бирермен
Сиңа бүләк итеп.

Эзләдем, бәгърем, сине,
Еллар буе тилмереп;
Туймас, ахры, мәңге туймас
Күзләрем сине күреп.


Чакрым саен телеграф,
Чакрым саен багана.
Безнең яшәгән чорларга
Килде рәхәт замана.

Әйдә, әйдә!
Кая, кая?
Әйдә барыйк урманга.
Урман буйлары абага,
Урман суы шәп ага.
Авылыбызда бер чибәр бар,
Әйдә салыйк шобага.

Безнең басу — такыр басу,
Төлке тотыйк, бар булса.
Аерылмаек, дус булаек,
Алда гомер бар булса.
Әйдә, әйдә!
Кая, кая?
Әйдә барыйк урманга.
Урман буйлары абага,
Урман суы шәп ага.
Авылыбызда бер чибәр бар,
Әйдә салыйк шобага.

Биек тауларның башында,
Пар урман уртасында,
Кызарып пешә җир җиләге
Ямьле җәй уртасында.

Әйдә, әйдә!
Кая, кая?
Әйдә барыйк урманга.
Урман буйлары абага,
Урман суы шәп ага.
Авылыбызда бер чибәр бар,
Әйдә салыйк шобага.

Чакрым саен телеграф,
Чакрым саен багана,
Безнең яшәгән чорларга
Килде рәхәт замана.

Әйдә, әйдә!
Кая, кая?
Әйдә барыйк урманга.
Урман буйлары абага,
Урман суы шәп ага.
Авылыбызда бер чибәр бар,
Әйдә салыйк шобага.


Күпме карасам да, карап туймыйм
Идел буе каеннарына.
Алар, җитәкләшеп, яланаяк
Чыгар төсле Идел ярына.

Мин яратам сезне, кардәшләрне,
Хөрмәт иткән кебек яратам;
Шуңа күрә сезгә багышланган
Йөрәк җырларымны яңартам.

Каеннарның җилдә тирбәлүе
Рәхәт бирә минем күңелгә.
Белмим, күпме туры килер икән
Туган илем буйлап йөрергә…

Баганалы юлдан күз алмыйча,
Моңсуланып тора имәннәр.
Үсмер имәннәрне иркәләргә
Нәзек билле җилләр килгәннәр.

Мин кояшка таба, таңга таба,
Яз түренә таба юл алам;
Гөлләр арасына, үләннәргә,
Үзәннәргә кереп югалам.

Әгәр, сездән аерып, еракларга
Алып китә калса юлларым,
Каен шаулавында ишетермен
Туган җирнең үлмәс җырларын.

Проект реализуется Дирекцией парков и скверов Казани и музыкальным лейблом Yummy Music при поддержке Президентского фонда культурных инициатив.

Следить за новостями трибьюта можно в соцсетях проекта: Telegram и «ВКонтакте».